Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәртәбәле бәйгедә Чаллылылар да җиңде

Аларны Казанда бүләкләделәр.

4 апрельдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татар сүзе» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан –  Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.

Җиңүчеләрне ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов котлады:
«Биредәге матур бәйге – туган телебез бәйрәме. Бу – безнең бөек Тукаебызның туган көнендә үтәчәк туган тел көненә зур бүләк булсын иде. Әлеге эчкерсез, телгә мәхәббәт белән сугарылган мохитне без һәрберебез үз язмышыбыз белән озата барып, аны яшәү рәвешенә кертеп, киләчәк буыннарга да тапшырырга тиешбез» – диде ул.

Быел бәйгедә 3000 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм «Туган тел» махсус номинациясе буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте.  37се җиңүче арасында Чаллылылар да бар. 

7 яшькә кадәрге катнашучылар арасында Минһаҗева Сәминә   Г.Тукай «Туган тел»  шигыре өчен – I, Әмир Гатауллин Ш.Галиевның «Телевизор булды баш» шигыре өчен II урын алды. 

15 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында үзем язган шигырь номинациясендә хезмәттәшебез, «Мәйдан» журналы хезмәткәре
Гыйбадуллина Лилия «Гомерем ике түгел» шигыре өчен беренче урын яулады.

Профессионаллар арасында Фаиз Майдуллин И.Сәләховның «Ана тавышы» хикәясеннән өзек өчен икенче урынга лаек булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лилия Гыйбадуллина татар сүзе Җиңүчеләр