Мәрхүм хәрбиләрнең пенсиясен хатыннары ала алачакмы?
Яңалык 2025 елдан гамәлгә керә.
Киләсе елдан Россиядә туендыручыны югалту буенча пенсияне мәрхүм хәрби хезмәткәрләрнең балаларын караучы тол хатыннары яки тол ирләре ала алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин хәбәр итте.
«Бу хәрби җәрәхәтләр алу нәтиҗәсендә һәлак яки вафат булган хәрбиләрнең, шулай ук ирекле формированиеләрдә катнашучыларның тормыш иптәшләренә кагыла», – дип аңлатты парламентарий NEWS.ru белән әңгәмә вакытында.
Карауга мохтаҗ булган пенсионерлар киләсе елдан компенсацияне турыдан-туры счетларына ала алачак, дип өстәде ул. Парламентарий сүзләренчә, әлеге чара пенсионерның туганнарын түләүләрне махсус органнар аша рәсмиләштерү зарурлыгыннан коткарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев