Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәрзия Шакирова «Өч бала белән берүзем калдым, берсе – авыру...»

«Пятачокка» килгән моңлы ханым язмышы турында сөйләде.

Пятачокларны биюле уеннары өчен сагынып килүчеләр дә күп. Бу юлы уен барышында көй туктауга парсыз калган кешеләргә «җәза» бирелде – кемдер әтәч булып кычкырды, кемдер биеде, ә бер апага катнашучылар җырларга дигән бирем сайлады. Ялындырып тормый гына ул «Мәдинәм-гөлкәем» дип сузды. Башкалар да аңа кушылды, аннары дәррәү алкышлады. Әлеге шәһәрдәшебез белән газета укучыларны якыннанрак таныштырасыбыз килде, шуңа социаль челтәрләрдә белдерү урнаштырдык. Мәрзия апа Шакированы әнә шулай «таптык».
Мәрзия апага 86 яшь. Ул Әгерҗе районында туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда бер гаиләдә бала карый, аннары ФЗУга укырга керә. Паспорт алганнан соң мех фабрикасында бүрекләр тегүче булып эшли. Авыл хуҗалыгы техникумында укучы бер егет белән танышып, гаилә коралар. Аннары тормыш иптәшенең туган ягы – Норлат районының Киекле авылына кайталар. Ике кызлары, уллары туа. Шунда аларның гаиләсенә кайгы килә.
– Ирем үлде. Берәүләрне мотоцикл белән озаткан, кайтканда таудан төшкәндә әйләнеп капланды. Өч бала белән берүзем калдым, берсе – авыру. Авылдан әнине ярдәмгә чакырдым. И, ул вакытларны искә төшерүе бик авыр, елыйсым килә.
Мәрзия апа туктый-туктый сөйли. Авылда хатын-кызга көн итүе авыр, өстәвенә, газиз баласы көннән-көн сула бара. Алар Ижауда да, Казанда да дәвалана. Олы яшьтәге әнисенең дә сәламәтлеге какшагач, Мәрзия апага бик авыр карар кабул итәргә туры килә – ул кызын авыру балалар тәрбияләнә торган урынга (интернатка) тапшыра. 
– Янына барып йөрдем. Бик күп авырлыклар күрде балакаем. Ел ярым тирәсе үткәч, миңа «балагыз үлде» дип хәбәр иттеләр. 10 яшь иде кызыма.
Никадәр авыр булса да, хәсрәтен үз эченә йотып, тормыш көтә Мәрзия апа. Чөнки балаларын үстереп, кеше итәсе бар.
Озак еллар ул сатучы булып эшли, башка урыннарда хезмәт куя. Бүген кызы Чаллыда, улы Можгада яши. Мәрзия апа  – оныкларының һәм оныкларының балаларының яраткан әбисе. Тагын бер куанычы һәм юанычы  – җыр. Ул «Чишмә» халыклар дуслыгы йортындагы «Җәүһәр» ансамбленә йөри. Җәйге бәйрәмебез турында да шунда ишеткән. Бер сәгать алдан барып, җырчыларның сәхнәгә чыгуын көткән. Уеннар башлангач, кушылмый түзә алмаган.
– Озын, моңлы «Галиябану» кебек көйләрне яратам. Пятачокта җырларга дигән «җәза» эләккәч, җиңел генә башкара торганын – «Мәдинәм-гөлкәем»не сайладым. 
Редакциябезгә кунакка килгән Мәрзия апага тәмле, хуш исле чәй бүләк иттек. Ул, рәхмәтләр әйтеп, киләсе пятачокка да киләм дип вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм җәй пятачок