Машиналарның хакы төшә
Бүген базарга беренче кварталда – валюта курсы югары булганда – сатып алынган машиналар чыга.
Ел башында чит ил һәм үзебезнең машиналарның хакы 25-30 процентка арткан иде. Бүген инде ажиотаж кимеде, базар үз хәленә кайтып бара. Һәм агымдагы ел ахырына кадәр Русиядә автомобильләргә хаклар төшә башларга тиеш, ди Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.
Аның сүзләренчә, бүген базарга беренче кварталда – валюта курсы югары булганда – сатып алынган машиналар чыга. Алга таба да югары хакларны торуы сатучылар өчен отышлы түгел. Чөнки сорау кимиячәк һәм алар үзләренә зыянга эшли башлый. Шуңа компанияләр базар ихтыяҗына яраклашырга мәҗбүр булган. Ә хөкүмәт үз чиратында ихтыяҗга ярдәм итү чараларын тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев