Машина бәрдереп гомере өзелде
Чаллыда 69 яшьлек хатын-кыз һәлак
Яр Чаллы проспектында автоһәлакәт нәтиҗәсендә 69 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде. Ул светофорның кызыл уты янганда юл аша чыккан. Әлеге хәлгә Чаллының баш автоинспекторы Радий Кадиков аңлатма бирде.
32 яшьлек Зәй кешесе Чаллыга килгән булган, кире өенә кайтканда шушы хәл килеп чыккан. Аның сөйләве, һәм аның машинасындагы видеотеркәү җайланмасындагы язма буенча, машина йөртүче светофорның яшел уты янганда хәрәкәт иткән. 57нче елгы хатын-кыз юл кырыенда басып торган. Хатын-кыз көтмәгәндә юлга чыга, машина йөртүче тормозга баса, транспортын сулга ала, әмма бу гына һәлакәтне булдырмый калмаска ярдәм итми. Үлемгә китергән сәбәпләрне тикшерү ачыклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев