Машина тәгәрмәчләре астында 76 кыргый хайван һәлак булган
Яңалыклар тасмасы

Машина тәгәрмәчләре астында 76 кыргый хайван һәлак булган

Поши бәрдерткән өчен штраф күләме күпме?

Җәйге өч айда республика трассаларында кыргый хайваннарга 76 тапкыр һөҗүм булган. Аларның өчтән икесе диярлек - поши (49 баш), калганнары - кыр кәҗәсе (27 баш).

Югары Ослан, Питрәч һәм Алабуга районнарында мондый хәл аеруча еш күзәтелгән. Юлларга чыгуның төп сәбәпләре – хайваннарның “туй” чорында актив булуы, яшәү урыннары аша трассалар төзү һәм автомобильләр саны арту.

Поши бәрдерткән өчен машина йөртүчеләргә 80 мең сум, аю өчен 60 мең сум, бурсык бзрдерткән өчен – 12 мең сум, куян бәрдерткән өчен -1 мең сум, төлке яки бүре өчен 200 сум штраф түлисе була.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев