Машина таныклыгы ничә сум тора?
Чаллыда яшәүче ир-ат сатып алган.
Чаллыда яшәүче ир-ат ялган машина таныклыгы белән тотылды. Ул аны узган ел Интернет аша 50 мең сум түләп ясаткан була. Машинасында 1 ел да йөрергә өлгерми. Тула-1 постында инспекторлар туктатып тикшерәләр.
Ир-атка 3 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләнде. Аңа Чаллыдан читкә чыгу, рөхсәтсез яшәү урынын үзгәртү тыела. Шулай ук ул аена ике тапкыр җәза үтәүне күзәтеп торучы махсус дәүләт органына килеп теркәлеп китәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев