Машиналар саны арта - авария очраклары кими
Сәбәбе нидә?
Чаллыда машиналар саны ике тапкырга арткан. 14 ел элек 1 мең кешегә 200 машина туры килсә, 2024 елда – 440 автомобиль. Шуңа да карамастан аварияләр саны 4,5 тапкырга кимегән. 2010 елда 45 гомере өзелгән, 2024 елда авариядә 10 кеше һәлак булган. Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы Руслан Вильданов моның сәбәбен юллар торышы белән аңлата.
«Юлларны тәртипкә китерүгә генә 27 млрд сум акча сарыф иттек. 300 км автомобиль юлын ремонтладык», – ди.
«Юлларны ремонтлау – төзекләндерү, юл тамгаларын сызу гына түгел. Кеше гомерен саклап калу турында да сүз бара. Бумажников микрорайонында, Мәләкәс елгасы күпере астында борылыш юлын ясадык. Юл һәлакәте еш була торган урын иде. Әлеге проблема көн кадагыннан төшеп калды. Андый куркыныч участоклар шәһәрдә әзәеп бара», – диде ассызыклап мэр Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев