Машинаны штрафстоянкадан барып алу ничә сумга төшә?
Яңалыклар тасмасы

Машинаны штрафстоянкадан барып алу ничә сумга төшә?

Юл өчен дә алалар, машинаны саклаган өчен дә...

Машинаңны штрафстоянкага алып китсәләр, кесәңне яхшы гына бушатасы була. 
Автомобильне тиешсез урыннан алып китү һәм штраф стоянкада калдыру – 3 мең сум тора. Моннан тыш, юл өчен дә түләргә кирәк. 1 км – 80 сум. Машинаңны көнендә үк килеп алмасаң, һәр сәгате 70,44 сумга баса. Өч көннән соң тәүлек өчен 1200 сум алалар. 


Нет комментариев