Руль артындагы егет исерек булган - авария буенча яңа мәгълүматлар бар
716
0
БСМП хәбәр итте.
Haier заводы юлында авариягә очраган «Форд Фокус» машинасы танымаслык хәлдә. Фаҗига урынында инспекторлар, тикшерүчеләр эшләде. Фаҗига сәбәпләрен ачыклау максатыннан прокурор ярдәмчесе Диләрә Гыйльманова да килде.
Исегезгә төшерәбез, бүген төнге якта 4 егет авариягә очрады. 18 яшьлек машина йөртүче зур тизлек нәтиҗәсендә идарәне югалтып бордюрга килеп менә, соңыннан яктырткыч баганасы һәм юл билгесенә бәрелә. Нәтиҗәдә автомобиль йөзтүбән капланып яна башлый. 17 яшьлек пассажир урында ук җан бирә. Егетләрнең икесе зыян күрә. Аларның берсе хастаханәдә. Хәле уртача авырлыкта. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, машина йөртүче егет исерек булган. Ул сәгатенә 100 км-дан ким булмаган тизлек белән куган. Шулай ук аның таныклыгы булмавы билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев