Мәскәү проспектының дәвам юлын август ахырында ачарга планлаштыралар
“1 сентябрьгә бар да әзер булырга тиеш», - диде Чаллы мэры.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев юл төзелешен бүген үзе карап чыкты. "20 августта юлны эксплуатациягә тапшырабыз. Аннары 2нче, 3нче маршрут автобуслары да йөри башлаячак. 1 сентябрьгә бар да әзер булырга тиеш", - диде мэр.
Яңа юл 1 км 300 метрны тәшкил итә. Бу юл беренче шәһәр юлы категориясенә керә, ике яклап та ике полоса, шулай ук ярдәмче юллар, тротуарлар һәм яктылык баганалары бар. Әлеге юл Челна елгасы аша үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев