Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәү Сабан туе өчен 3 млн сум акча

Шулай ук эшмәкәрләргә ярдәм өчен дә финанслар бирелде.

Шәһәр Советының чираттагы XXV сессиясендә җирле бюджетка үзгәрешләр кертелде. Әлеге мәсьәлә буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары-финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова чыгыш ясады.

Хисап чорында шәһәр бюджетының керем өлеше – 15,5 млрд сум, чыгымнары  15,7 млрд сум тәшкил итә. 

Депутатлар «КАМАЗ» мәдәният сараен капиталь ремонтлау өчен проект-смета эшләренә – 9,3 млн сум, «Үсеш» сәнәгать паркының дүртенче чиратындагы инженерлык челтәрләрен төзү өчен – 35, 1 млн сум, Мәскәүдәге Сабан туе өчен 3,1 млн сум акча бүлеп бирү турындагы карарны бертавыштан хупладылар.

– «Үсеш» сәнәгать паркының ике чиратында бүгенге көндә 18 предприятие эшли. 367 эш урыны булдырылды. Алар 598 млн сумлык товар җитештерде. Өченчесе дә тулы. Дүртенче чиратта җир сорап 10 компания гариза бирде инде. Без эшмәкәрләргә уңайлы шартлар тудырырга тиеш, – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу акча