Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Маскировка челтәрләрен үрергә 94 яшьлекләр дә килә»

Чаллы волонтёры Зарина Шешолина «VашаZащита» үзәге эшчәнлеге турында сөйләде.

Чаллының 23нче комплексында урнашкан маскировка челтәрләре үрә торган бинага килеп кергәч үк, күңелне аңлатып булмый торган катнаш хисләр биләп ала. Егермеләп олы яшьтәге кеше җыелган, үзләре елмайган, шаярткан булалар. Сөйләшә башласаң, елап та җибәрәләр. Мул итеп чәй табыны корганнар, әмма бәйрәм түгел. «VашаZащита» үзәге 2022 елның октябреннән бирле эшли. Кечкенә генә бинага көненә алтмышлап кеше йөри. Аларның эшен 7 куратор оештыра. Шәһәрдәшебез Зарина Шешолина шуларның берсе. Шушы көннәрдә үзе белән очрашып, әлеге үзәкнең эшчәнлеге хакында әңгәмә кордык. 

-    Зарина, ни өчен бу эштә катнашырга булдыгыз?
-    Махсус хәрби операция башлангач ук нәрсәдер эшлисе, егетләргә булышасы килде. Ирем балконга дүрт кадак кагып бирде, шунда сетка беркетеп, иске тукымалардан маскировка челтәре үрә башладым. Соңрак башка кызлар белән таныштым. Кураторлар 1нче комплекста бина таптылар. Бер ай эшләгәч, үрергә килүчеләр саны бик күпкә артты. Шулай итеп,  23/10 йортындагы бинага күчендек. 

-    Ярдәм итәргә теләүчеләр саны хәзер дә шулай артып торамы?
-    Барысы бергә бездә 300 кеше эшли. Көн дәвамында 50-60 кеше килә. Бина сәгать 7дә ачылырга тиеш. Әмма кайчакта иртәнге 4тә үк ишекне ачарга сорыйлар. Шимбә төшкә кадәр эшлибез, кайчак кичкә кадәр тоткарланабыз, атнага бер көн ял итәбез. Кеше җитәрлек дисәм дә була. Әмма яңалар килми, нигездә, беренче вакыттан эшли башлаганнар йөри.

-    Кемнәр соң алар, челтәр үрергә вакытларын кызганмаучылар?
-    90 проценты – пенсионерлар. 94 яшьлек әби дә йөри иде әле. Быел гына килми, әмма балалары гел монда. Кемдер эштән туры монда кайта. Берәүләр балалар иҗат сараена оныкларын, балаларын китерә, аларны көткән арада бер сәгатькә булса да безгә булыша. Укучылар да йөри башлады. Мәктәптән экскурсияләр белән килүчеләр дә бар. Уллары махсус операциядә булган аналар да килә. Бу ярдәм үзе бер идеология кебек. Сеткалар гына түгел, костюмнар да, балаклавалар да, эчке киемнәр дә тегәбез. Монда үлчәп кисәбез, өйләренә алып кайтып, тегү машинасында эшләп бетерәләр. Кайчак тукыма бетсә, эш тукталмасын өчен, мендәрләр дә тегәбез. Бер дә тик тормыйбыз. Токмачлар басып, яшелчәләр киптереп ашлар да әзерли идек, тик моңа вакыт калмады.

-    Материалларга акча каян аласыз? 
-    Без аена 300 данә тирәсе челтәр үрәбез. Ай саен 300 мең сум кирәк. Төп спонсорлар – безнең ирләребез. Пенсия алу белән әбиләребез дә акча тотып килә: 100, 500, 1000, 5000 сум бирүчеләр дә була. Алар гел өлеш кертергә тырышалар. Гаиләләре белән ай саен 50 мең сум күчерүчеләр дә бар. 

-    Аена үлчәме 3/6 метр булган 300 данә сетка үрәбез дидегез. Кемнәргә озатасыз? Кая киткәнен контрольдә тотасызмы?
-    Без барлык Россия солдатларына озатабыз. Кем сорый, шуңа дип әйтсәк тә була. Егетләр отпускка кайтканда алып китәләр. Теләсә кемгә тоттырып җибәрмибез, әлбәттә. Сеткаларга 3 ай алдан ук заказ җыелып тора. Без барлык мәгълүматны өйрәнәбез, чыннан да андый батальон бармы, позывнойлары аша да тикшерәбез. Тагын бер шарт – сеткаларны алучылар безгә видеосәлам тошереп җибәрергә тиеш. 

-    Хәрбиләр белән дә дуслаштыгызмы?
-    Әйе, сеткалар алырга килсәләр, чәйгә тәм-том күтәреп керәләр. Сөйләшәбез, рәхмәт әйтәләр. Плакатлар да җибәреп торалар. Берсендә зур гильза алып килделәр. Без аны чәчәк өчен ваза итеп кулланабыз. Биредә сез эшләргә түгел, ә ял итәргә килгән кебек. Бер дә зарланмыйча, авырсынмыйча эшлиләр.
Әйе, фитнес та, йога да кирәкми аларга. Фигура да тәртиптә, дип шаярталар. Монда психологик сеанслар да уза дисәм була. Проблемаларны уртага салып чишәбез. Сиксәнне узган әбиләр дә чабып йөри. Чөнки уртак максат бар, җиңү өчен тырышабыз. Бу аларны яшәтә, көч бирә. Өйдә бикләнеп яткан пенсионерлар үзләрен кирәкле итеп тоя. Күптән түгел минем үземә яман чир диагнозы куйдылар. Әмма бу эш ярдәмендә минем авыру турында уйларга вакытым юк. Химия терапиясен уздым, хәзер гормональ терапия үтәм, әмма авырып яту турында уйламыйм да. Бүген төшкә кадәр биредә, аннары үз эшемә барып кайтам. Косметолог булып эшлим, тик клиентларыма хәл күп калмый, эз генә эшлим.

-    Гаиләгездә мондый актив эшчәнлеккә ничек карыйлар? Каршы килмиләрме?
-    Алар минем ярдәмчеләрем. Ирем акчалата булыша, 16 һәм 8 яшьлек ике кызым бар. Алар безгә әйтеп тә тормыйча үзләре җыйган акчаларын безнең ярдәм счетына күчерә, отчет караганда гына исемнәрен күрәм. Кызларым бирегә дә килеп булыша. Ирем күтәрешергә килә. 50 кг-лы төргәкләрне кайчакта 80 яшьлек әбиләр белән бергә күтәрәбез. Хәзер берничә ир-ат йөри, алар да булыша. Бу хәрби операция өчен янып-көеп йөрү гаиләдә зур тәрбия чарасы да булды, барыбызны да үзгәртте. Мин барысына да өлгерәм. «Булышыр идем, вакыт юк», – диючеләр күп бит. Вакытың юк икән, ай саен 50 сум булса да күчер. Акчаң булмаса, килеп булыш. Безнең ишекләр һәрчак ачык.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев