Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизацияләнгән Чаллы егете тормышында куанычлы вакыйга булды

Ул хатынын һәм улы Данилны бала тудыру йортыннан каршы алды.

Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Чаллы хәрбиен һәм аның хатынын шәһәр администрациясе һәм депутатлар исеменнән улы туу белән котладылар. Яшь әти-әнигә шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов бүләкләр тапшырды.

«Птица» позывнойлы хәрби махсус операциядә җиденче ай катнаша. Өенә кыска вакытлы ялга улы туган вакытка махсус кайткан. Ул хатынын һәм улы Данилны бала тудыру йортыннан каршы алды.

«Мондый күңелле вакыйгаларда катнашу һәм яңа гаиләләрне ярты миллионлы шәһәр исеменнән котлау – зур мәртәбә», – диде Фәрит Сәләхов. Яшь гаиләгә ул бала туу турында таныклык һәм 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Нәни Данилның апасы Валериягә мөрәҗәгать итеп, Фәрит Сәләхов кызга әнисенә ярдәм итүен үтенде һәм аңа курчак бүләк итте. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфилов та кушылды. Ул гаиләгә ныклы сәламәтлек теләде һәм балага бүләкләр тапшырды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев