Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Махсус хәрби операциядә катнашучы Чаллы егетләренә – медаль

«Үсеп килүче буын сезнең үрнәгегездә тәрбияләнә», - ди Үзәк район башлыгы.

Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов махсус хәрби операциядә катнашучы 4 хәрбигә армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулу хөрмәтенә чыгарылган истәлек медале тапшырды. 

Тантанала чара Кайманов исемендәге кадет мәктәбендә узды. Анда махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр, аларның гаиләләре, хәрби хәрәкәтләр ветераны Георгий Маканов, чик сакчылары региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Марат Галимов, кадет мәктәбе директоры Александр Помыткин, укучылар катнашты. 

Район башлыгы Эдуард Фәттахов бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә, аларның гаиләләренә рәхмәт белдерде. «Үсеп килүче буын бүгенге көндә Ватаныбызны сакларга киткән геройлар үрнәгендә тәрбияләнә», – диде ул. 

Чарада катнашучылар һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Кызыл тау» мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары концерт күрсәттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация махсус хәрби операцмя