Махсус хәрби операциядәге Шамил Әюпов: » 41ел сайлауга йөрим»
Яңалыклар тасмасы

Махсус хәрби операциядәге Шамил Әюпов: » 41ел сайлауга йөрим»

«Сайлауларда тавыш биреп, без илебез, республикабыз белән идарә итүдә катнашабыз», - диде ул.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаудан махсус хәрби операциядән ялга кайткан Чаллылылар да читтә калмады.

59 яшьлек полковник Шамил Әюпов 10нчы мәктәптә үзенең гражданлык бурычын үтәде.

"Сайлаулар - мөһим сәяси вакыйга.  Сайлаулар аша без илебез, республикабыз, шәһәребез  сәясәтендә, аның белән идарә итүдә катнашабыз. Сайлауларда катнашу хокукы безгә Конституция тарафыннан бирелә. Мин сайлауларга 18 яшемнән бирле, 41 ел йөрим", - ди ул. 

Аның белән бергә сайлау участогына хатыны Татьяна да килгән.

"Мин иремне хуплап аның белән бергә килдем. Безнең теләк: махсус хәрби операция тәмамланып, барлык хрбиләр гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде", - ди ул. 

Сүз уңаеннан, 12 сәгатькә бирелгән мәгълүматлар буенча Чаллыда сайлау участокларына сайлаучыларның 29,5 проценты килгән. 

Кичке сәгать 8гә кадәр тавыш биреп була. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


#Бөтен гаилә белән сайлыйбыз Выборы 2024

Нет комментариев