Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Махсус хәрби операциядә танылган журналист һәлак булды

Бу хакта аның тормыш иптәше Яна Енькова хәбәр итте.

"Дуслар, бу хакта язуы авыр, әмма Сашаны соңгы юлга озатачакбыз...шимбә булыр", - дип язып чыкты социаль челтәрләрдә Яна Енькова. Әлеге хәбәр аяз көндә яшен суккандай булды. Александр Комаров - Түбән Каманың танылган журналисты. 2010 елдан бирле НТР телеканалында эшләде. Махсус хәрби операциягә ул үз теләге белән китте. Аны озатканда журналистлар  репортаж да ясадылар. "Исән-сау әйләнеп кайт, көтәбез" дип теләп калдылар. Күрәсең, язмаган. Александрның хатыны һәм кызы ятим калды. 

Александр Комаров гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Фото гаилә архивыннан

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция