Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм иткән район башлыгын бүләкләделәр
Бүләкне СВО ветераны Максим Лядов тапшырды.
Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин «Изге Георгий» җиденче иреклеләр бригадасы командиры Эдуард Шәрәфиевның Рәхмәт грамотасына лаек булды.
Бүләкне «Батырлар. Татарстан геройлары» проекты җиңүчесе, махсус хәрби операция ветераны Максим Лядов тапшырды.
Ул соңгы көннәрдә Донбасста гуманитар миссиядә булган, хезмәттәше Шәрәфиев белән очрашкан, һәм командир Югары Ослан районы вәкилләренә дип әзерләнгән Рәхмәт хатларын аңа тапшырган.
Район башлыгыннан тыш, грамота башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Юлия Федотовага һәм җирле ветераннар советы рәисе Римма Троицкаяга да бирелде.
Варакин, Федотова һәм Троицкая югары профессионализм, актив хезмәттәшлек һәм махсус хәрби операция зонасында нацизмга каршы көрәшкә зур өлеш керткәне өчен бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев