Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Махсус хәрби операциядән кайткан егетләргә социаль координаторлар булыша

Бу хакта фондының өлкән социаль координаторы Эльвира Мифтахова сөйләде.

«Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм фондының өлкән социаль координаторы Эльвира Мифтахова  оешманың эшчәнлеге турында сөйләде. 

– Чаллының өч район хакимиятендә 8 социаль координатор эшли. 2 ел эчендә ярдәм сорап 7494 мөрәҗәгать керде, аларның 7485се хәл ителде. 9 мәсьәлә контрольдә. Фонд төрле сәбәпләр аркасында махсус хәрби операциядән кайткан егетләрне коляскалар, протезлар,  автомобильләр белән тәэмин итә. Махсус хәрби операциядә катнашкан 9 кеше машина алды. Фатирлар һәм йортлар ир-егетләрнең ихтыяҗын истәпкә алып ремонтлана, егетләргә уңайлы шартлар тудырыла. Махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре өчен мөһим мәсьәләләрне үз эченә алган шәхси ярдәм программасы төзелә. Егетләргә санаторий-курортларга бушлай юллама бирелә, юл чыгымнары кире кайтарыла. Шулай ук спорт һәм иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырыла. 
1312 кешегә социаль ярдәм күрсәтелгән, 1062 кеше торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ташламалар алуга ирешкән. 434 кешегә махсус хәрби операциядә катнашкан өчен акча алырга ярдәм ителгән. 231 кеше белем бирү учреждениеләренә ташлама алган, 115 кешегә «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыгы бирелгән. 

Якыннары хәбәрсез югалганнарга психолог-психотерапевт, социаль  ярдәм, бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Социаль координаторлар шулай ук генетик тикшерүләргә бәйле мәсьәләләрне дә хәл итәргә булышалар. 
Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядәеге егетләргә генә түгел, аннан кайтканнарга да һәрьяклап ярдәм итәргә кирәклеген искәртте. «Без СВО ветераннары советы булдыру мөмкинлеге таптык. ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов инициативасы белән «Союзники» үзәге ачылды. Без барыбыз бергә махсус хәрби операциядәге егетләргә, аннан кайткан ветераннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәргә тиеш», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #своих не бросаем Фонд