Май бәйрәмнәрендә автобуслар ничек йөриячәк?
Яңалыклар тасмасы

Май бәйрәмнәрендә автобуслар ничек йөриячәк?

Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәрелү сәбәпле, Чаллыда транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк.

 

5, 6, 7 майда Парад репетицияләре уздыру сәбәпле 14:00-тән 17:00 кадәр Үзәк урамнан Батенчук урамына кадәрге участокта Муса Җәлил проспекты ябылып торачак.

9 майда 7:00 сәгатьтән 11:30 кадәр Муса Җәлил проспекты буенча Казан проспектыннан алып Үзәк урамына кадәр ике юнәлештә дә хәрәкәт чикләнә.

Шул ук көнне 14:30 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Тынычлык проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр ике юнәлештә дә Хәсән Туфан проспектын ябыла. 17:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр юл хәрәкәте туктатылачак.

Бәйрәм көнендә Муса Җәлил проспекты буенча трамвайлар хәрәкәте интервалы өч-биш минутка кадәр кыскартылачак, ә автобуслар төнге 12-гә кадәр йөриячәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев