Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Май бәйрәмнәрендә үзизоляция режимы озайтылырмы?

Майда Россия халкы сигез көн ял итәргә тиеш иде.

Әгәр дә халык өендә утырса, бу коронавирусның алга таба таралуына бер киртә булыр иде дип саный РБК чыганаклары. Шуңа күрә хакимияттә үзбикләнү режимын озайту турында уйланалар икән. Аерым алганда, май бәйрәмнәре һәм ике бәйрәм аралыгындагы эш көннәрен янә ял көннәре дип игълан итү турында уйланалар. Алай гына да түгел, режимны май ахырына кадәр озайту варианты да карала.

Билгеле булганча, Россия халкы сигез көн - 1 майдан 5сенә кадәр һәм 9 майдан 11енә кадәр ял итеп, 6-8 май көннәрендә эшләргә тиеш иде.

 

 

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев