Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәҗбүри яллар

26 һәм 27 ноябрьдә "КАМАЗ" ААҖ эштән туктап тора. Бу көннәр өчен уртача хезмәт хакының өчтән ике өлеше генә түләнәчәк. Бу йөк машиналары базарында хәлнең тотрыклы булмавына бәйле һәм складларда товар җыелып торуны булдырмас өчен эшләнелә, дип билгеләп үттеләр компаниядә. Шулай ук 4 көнлек эш атнасы турындагы боерык буенча, 28...

26 һәм 27 ноябрьдә "КАМАЗ" ААҖ эштән туктап тора. Бу көннәр өчен уртача хезмәт хакының өчтән ике өлеше генә түләнәчәк.

Бу йөк машиналары базарында хәлнең тотрыклы булмавына бәйле һәм складларда товар җыелып торуны булдырмас өчен эшләнелә, дип билгеләп үттеләр компаниядә. Шулай ук 4 көнлек эш атнасы турындагы боерык буенча, 28 ноябрь эш көне булмаячак. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәрендә белдерелә.

Бу чаралар 57 млн сумнан артык акчаны янга калдыру, хезмәт коллективы алдында социаль бурычларны үтәү һәм сату күләме кимү шартларында компаниянең финанс ныклыгын саклау мөмкинлеге бирә, диелгән документта.

Бу "мәҗбүри" ял көннәрендә производствоны модернизацияләү һәм яңа җиһазларны монтажлау эшләре башкарылачак. Шулай ук яңа модель рәтләрен үзләштерү буенча эшләр алып барылачак.

Товар продукциясен сату һәм төяү, запас частьләр, автобус шассилары һәм диверсификация продуктлары ясау белән шөгыльләнүче бүлекчәләр хезмәткәрләре, шулай ук кизү режимында эш алып баручы персоналлар гадәти график буенча эшләүләрен дәвам итәчәк. "Мәҗбүри" ял көннәрендә предприятие юристлары, бухгалтерлары һәм кадрчылары эшләячәк.

Өстәмә заказлар булган очракта исә ял көннәре кичектереләчәк, дип хәбәр итә "КАМАЗ" матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев