МЧС: «Тәрәзәләрне яхшылап ябыгыз»
Татарстанда һава торышы бозыла.
Татарстанда көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Республикада секундына 24 метрга кадәр көчле җил, яшенле яңгырлар, урыны белән хәтта боз явуы көтелә. ТР МЧС хезмәте искәрткәнчә, реклама такталары, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән читтәрәк торырга кирәк. Машиналарны да аларга якын җирдә калдырырга ярамый.
Көчле җилдән йорт стеналары янында качарга ярамый, мөмкинлек булса өйдә калырга һәм балаларны да караучысыз калдырмаска киңәш ителә. Өйдәге бөтен тәрәзәләрне дә яхшылап ябарга, балконнан һәм лоджийлардан аска төшеп китәргә мөмкин әйберләрне алырга кирәк.
Әгәр яшен вакытында ачык җирдә калгансыз икән, җиргә ятарга (комлы яки ташлы туфракка), мөмкинлек булса, уйсу җиргә ятарга кирәк. Яныгызда елга, күл яки буа булмасын, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә дә юлларда игътибарлы булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев