Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәдәният хезмәткәрләрен олыладылар

25 март көнне "Энергетик" мәдәният сараенда Чаллы шәһәренең мәдәният хезмәткәрләрен тәбрикләү тантанасы булды.

Чарада шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, мәдәният идарәсе башлыгы Румил  Кәрамиев, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин һәм башка зыялылар матур фикерләрен, котлауларын җиткереп, мәдәният сагында торучыларны тәбрикләде.

Наил Гамбәрович билгеләп үткәнчә, Чаллыда мәдәни тормышка аерым игътибар бирелә. Шәһәр хакиме соңгы елларда мәдәният оешмаларын төзекләндерү, яңа заманча биналарга күчерүне дә искә алды. Чаллының мәдәни кала булуын, рухи-мәдәни вәзгыять иминлегенең мөһимлеген дә ассызыклады.

Тантаналы чараны музыкаль чыгышлар ямьләде. Бәйрәмдә Чаллы шәһәрендә яшәп хезмәт куючы театр әһелләрен, музей хезмәткәрләрен, рәссамнарны, китапханәчеләрне, язучыларны, сәнгать мәктәпләрендә укытучы өстәмә белем бирү педагогларын, биючеләрне һ.б. сәнгатькәрләрне мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, премияләр һәм дәрәҗәле исемнәр белән бүләкләделәр.

Лилия Гыйбадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев