Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мебель да юк, акча да юк - Чаллыда эшмәкәр хатын-кызны хөкем иттеләр

Ул 15 кешене алдап зур күләмдә акча үзләштергән.

Чаллыда мебель ясау белән шөгыльләнүче эшмәкәр хатын-кыз буенча суд утырышы булды. Ул 15 кешене алдап акча үзләштерүдә гаепләнде.

Эшмәкәр индивидуаль мебельләр ясарга тәкъдим итеп, килешүләр төзи. Акчаларын алдан алып куя торган була. Әмма заказларны үтәми. Салынган зыян күләме 1 млн 800 мең сумнан артык.

Суд утырышында хатын-кыз үз гаебен тануын белдерде. Акча урлау, алдау нияте булмавын, мондый хәлнең объектив сәбәпләр аркасында килеп чыгуын әйтте. Бурычларның бер өлешен каплавын да белдерде. 

Эшмәкәрне шартлы рәвештә 2 ел ярымга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәде, ди Чаллы судының матбугат хезмәте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев