Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үз башыннан үткән белә

Чаллыда узган ел чыгарылыш укучылары белән быелгы 11ләр очрашты.

Бүген республикакүләм "Законы победителей: секрет вершины в 100 баллов!" акциясе кысаларында шәһәрнең 7нче мәктәбендә очрашу узды. Узган ел чыгарылыш сыйныфлары белән быелгы 11ләр кара-каршы утырып фикер алышты. 

Әйтергә кирәк, узган ел әлеге мәктәптән 7 медалист чыккан. Араларында 2 укучы ЕГЭда 100 балл җыйган. Аделина Сибгатуллина рус теленнән 100 балл җыйса, Ульяна Куклова 3 фәнне дә 100әр баллга тапшырган. Хәзер ул МГУның филология факультетында белем ала. Гаиләсе белән күченү сәбәпле, Ульяна ЕГЭны да Мәскәүдә биргән. 9 сыйныфны Чаллыда укыган кыз ЕГЭда алган уңышлары 7нче урта мәктәптә алган белеме нәтиҗәсе дип саный. Ул күпбалалы гаиләдән икән, 7 туганы бар. Чаллыга әби-бабайларына еш кайтып йөри. 

Чара ачыктан-ачык сөйләшү, ток-шоуны хәтерләтте. Узган елгы 11ләр быелгыларына үз башларыннан кичкәннәрне сөйләде. Курыкмаска, предметларны аңларга, төрле ситуацияләрдән чыга белергә өндәделәр. Шунысы кызык, күп кенә медалистлар "пробный" экзаменнарны бик начар бирүләрен искә алды. Әмма үзләренә максат куеп, бик аз вакыт эчендә 91,97, хәтта 100 баллга ЕГЭ тапшырганнар. 

Очрашуның асылы да максат куеп аңа ирешер өчен тырышырга кирәк дигәнне ассызыклый. 

Мәктәп директоры Гүзәлия Шәйхетдинова да "үз башыннан кичкән генә калганнарга киңәш бирә, ярдәм итә ала,"- ди. - Быелгы 11 ләрнең бераз төшенкелеген күреп әлеге очрашуны оештырдык. Былтыргы 11ләр кебек кыю булсыннар иде," - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев