Мэр грантларына лаеклы мәгариф учрежденияләре билгеле
Яңалыклар тасмасы

Мэр грантларына лаеклы мәгариф учрежденияләре билгеле

Чаллыда ел саен иң яхшыларын сайлыйлар

Югары нәтиҗәләр өчен бәя дә югары.  Агымдагы елда шәһәр мэры грантларына әйдәп баручы учреждениеләр лаек булды:

🔹 26-нчы гимназия һәм 41-нче мәктәп;

🔹 82-нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы һәм 14-нче балалар-яшүсмерләр үзәге.

Грантка ия булган мәктәп һәм гимназия 1 миллион, ә балалар бакчалары 500 мең сум белән бүләкләнде.

Шәһәрнең мәгариф системасында 8 572 педагог хезмәт куя. Остазларның югары профессиональлеге нәтиҗәләр белән раслана: быел БДИ  буенча 65 йөз баллы нәтиҗә теркәлде.

Бу көннәрдә Чаллы укытучылары бөтенроссия дәрәҗәсендә шәһәребез намусын яклыйлар:

 Алия Абдрахманова Петропавловск-Камчатскийда үтүче «Беренче укытучы» (Первый учитель) конкурсы финалында Яр Чаллы исеменнән чыгыш ясый , ә Александр Альменеев Иркутскта «Россиядә ел директоры» (Директор года России) исеме өчен көрәшә.


Нет комментариев