Мэр ярдәмчесенә зур бурыч йөкләде
1 ай чамасы вакыт бар.
Наил Мәһдиев киңәшмәдә махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләсенә тукталды. Ул бу җәһәттән эшмәкәр Сергей Рачковны мисалга китерде. Рачков үзенең юбилее уңаеннан, хәрбиләргә ярдәм итү өчен 10 млн сум акча күчергән иде.
Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов үзенең командасы белән махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җибәрде. Мэр коррупция мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил Файсхановка чираттагы гуманитар йөкне тупларга кушты. Аны апрель аенда илтеп бирергә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев