Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мэр Наил Мәһдиев: «Рәхмәт әйтә белергә кирәк!»

«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыручы төзүчеләргә бәйрәм оештырырга кушты шәһәр башлыгы.

Чаллыда торак йортларда капиталь ремонт – 90 процентка, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасы буенча быелгы эшләр 80 процентка тәмамланган. 

«Безнең ишегалды» – социаль проект. Ишегалларында эшләр тулысынча тәмамлангач шәһәрдәшләр һәм төзүчеләр катнашында бәйрәм үткәрегез. 30 градус эсседә эшләгән кешеләргә хезмәтләре өчен рәхмәтле булырга кирәк. Мэрның рәхмәт хатларын, премия, истәлекле бүләкләр әзерләгез. Хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтегез», – ди шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуевка һәм район башлыкларына төзүчеләр өчен бәйрәм оештырырга кушты ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт торак бина яшь­ләр