Метро каршына чыгып үз-үзенә кул салырга теләгән егетнең хәле ничек?
Ул хастаханәдә.
Метро каршына чыгып үз-үзенә кул салырга теләгән 17 яшьлек егет хастаханәдә. Ул аңында, ди табиблар. Күп җирләре сынган. Хәле стабиль, урта дәрәҗәдәге авырлыкта. Аңа медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итәләр.
Исегезгә төшерәбез, вакыйга 14 январь көнне «Кремлёвская» метросында булды. Лобачевский исемендәге лицейда укучы яшүсмердән нишләп мондый адымга бардың, дип сорагач, ул «яшисе килми» дип җавап биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев