МФЦ хезмәткәрләре видеоэлемтә аша мәгълүмат бирә башлый
«ГосКонсъерж» кушымтасы булдырылачак.
ТР күрсәткән хезмәтләрне берләштергән портал “Дәүләт хезмәтләре 2.0” дип аталачак. Элеккеге версиясеннән аермалы буларак, биредә “Халык контроле”, “Локоло”, “Дәүләт консъержы” платформалары бер сервиска аерым кушымта буларак берләшәчәк. Яңа «ГосКонсъерж» кушымтасы ярдәмендә МФЦ хезмәткәрләреннән видео аша шалтыратып консультация алып булачак.
“Дәүләт хезмәтләре порталы - Татарстан халкы көн дә куллана торган сервис”, – диләр Цифралы үсеш һәм мәгълүмати технологияләр министрлыгында. 2024 нче елда иң күп кулланылган кушымталар:
- Табибка язылу - 15 млн. мөрәҗәгать
- ТКХ буенча исәпләү җайланмалары күрсәткечләрен тапшыру - 5 845 503 мөрәҗәгать
- Газ бирү җайланмалары күрсәткечләрен тапшыру - 2 549 325 мөрәҗәгать
Гүзәл Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев