Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөфти бала төшерүне тыюны хуплап чыкты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәре вакытында бала төшерүне тыюны хуплавын белдерде дип яза Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте сайты. Мәскәүдә ул Мәскәү һәм Русиянең үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм "Хатын-кызлар тормыш өчен" дигән халыкара иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Наталья Москвитина белән очрашкан. Әлеге оешма бала төшерүгә каршы...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәре вакытында бала төшерүне тыюны хуплавын белдерде дип яза Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте сайты.

Мәскәүдә ул Мәскәү һәм Русиянең үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм "Хатын-кызлар тормыш өчен" дигән халыкара иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Наталья Москвитина белән очрашкан. Әлеге оешма бала төшерүгә каршы көрәшә, традицион гаилә кыйммәтләрен яклый. Очрашу вакытында Москвитина Камил хәзрәтне "Ватандашларның бала төшерүгә каршы мөрәҗәгате"н имзаларга чакырган.

"Камил хәзрәт үзе дә күп балалы әти кеше буларак "Хатын-кызлар тормыш өчен" дигән халыкара иҗтимагый хәрәкәт инициативасын яклавын белдерде", диелә сайтта. "Гаилә институтын ныгыту безнең бурыч. Яшьләргә туры юл күрсәтү, аларга традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне җиткерү бик мөһим. Гомерне безгә Аллаһы Тәгалә бирә һәм без аны сакларга тиеш", дигән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X