Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

МФЦ офисында гауга чыгарган ир-атка 500 сум штраф салдылар - ВИДЕО

Ринат Курнаев учреждение хезмәткәренә тавыш күтәргән, ә соңыннан исә Чаллыда 25 машинаны тар-мар иткән.

Чаллы җәмәгать суды МФЦ офисында гауга оештырган 55 яшьлек таксист Ринат Курнаевка 500 сум штраф билгеләде. Аны вак хулиганлыкта гаепле дип таптылар. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

МФЦ офисына килгән кеше, кабул итү вакытында хезмәткәр аның әтисенең исемен кабатлап сораганга ачуы чыгып, җәнҗал куптара. Ир-ат моны бик ихтирамсыз мөгамәлә дип бәяли һәм белгечнең мониторын төртеп аудара. Моның белән генә чикләнеп калмый, өстәлгә дә тибә.

- Исемне кабатларга? Сезнең, гомумән, ни хакыгыз бар? Сез миңа: «Ринат» дидегез. Мин сиңа Ринат түгел! (...) Ни өчен мин сиңа Ринат, ә?! (...) Мәгънәсез! Авызыңны ябып куй! - дип акыра ир-егет.

Шуннан соң Курнаев Kia машинасы руле артына утырып китә. Мәләкәс аръягы комплексында тезелеп торган машиналарга бәрелеп, юл буенча тәртипсез рәвештә хәрәкәт итә башлый. Ул хәтта хокук сакчыларның машиналарына да зыян сала. Инспекторлар аны бары беренче автомобиль юлында гына куып тотып, тоткарлый. Барлыгы хокук бозучы 25 җиңел машинаны җимерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы