Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәгариф учреждениеләренә – өстәмә камералар

– Финансларга кагылышлы мәсьәләләрне шәһәр советы сессиясе аша хәл итәргә кирәк.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә булып, мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итүнең оештырылуын тикшерде.

“Казан гимназиясендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә, куркынычсызлык системасы аеруча игътибар үзәгендә. Татарстан Республикасы Президентының да бу хакта күрсәтмәсе бар. Без терроризмга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышын уздырдык. Белем бирү учреждениеләрендә көчәйтелгән сак режимы оештырылган. Һәр мәктәптә, һәр балалар бакчасында, иртәннән үк хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Әлеге вәзгыять иминлекне тәэмин итүче өстәмә чаралар күрүне таләп итә. Бала мәктәп, балалар бакчасы бусагасын атлап кергәннән башлап, аның тормышы һәм сәламәтлеге өчен педагоглар җавап бирә”, - дип кисәтте Наил Гамбәрович.

Шәһәр хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсе дә 11 майда Казанда булган фаҗига корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә куркынычсызлык чаралар күрелә. Мәктәпләрдә муниципаль полиция, эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре эшли. Мондый режим уку елы ахырына кадәр дәвам итәчәк.

– Финансларга кагылышлы мәсьәләләрне шәһәр советы сессиясе аша хәл итәргә кирәк. Узган елда шәһәр казнасына кергән акчалар беренче чиратта мәгариф учреждениеләренә өстәмә видеокүзәтү җайланмалары куюга тотылачак. Моңа миллионнарча сум акча кирәк, без ул акчаны табу юнәлешендә эшләргә тиеш. Балаларыбызның куркынычсызлыгын тәэмин итү – безнең беренче бурычыбыз. Аннары трамвай линиясен проектлау, балаларның җәйге ялын оештыру, табибларга ярдәм һәм башкалар.... – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев