Мәхәббәтне җилкән итеп
Соңгы елларда 8 июль Россиядә мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә башлады. Бу көнне Мәскәүдә, Казанда, Чаллыда үрнәк гаиләләрне тәбриклиләр. Алар хөрмәтенә төрле чаралар үткәрелә. Гадәттә андый чараларга данлыклы спортчылар, артистлар гаиләләре күбрәк чакырыла. Ә мәхәббәтне, тугрылыкны, сабырлыкны җилкән итеп, матур гомер кичергән гаиләләр күләгәдә кала кебек. Бүген...
Соңгы елларда 8 июль Россиядә мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә башлады. Бу көнне Мәскәүдә, Казанда, Чаллыда үрнәк гаиләләрне тәбриклиләр. Алар хөрмәтенә төрле чаралар үткәрелә. Гадәттә андый чараларга данлыклы спортчылар, артистлар гаиләләре күбрәк чакырыла. Ә мәхәббәтне, тугрылыкны, сабырлыкны җилкән итеп, матур гомер кичергән гаиләләр күләгәдә кала кебек.
Бүген газета укучыларбызны Чаллының шундый күркәм гаиләләрнең берсе белән таныштырырга булдык. Ул - Радик һәм Мәрьям Галиуллиннар гаиләсе.
Бу гаилә беренче карашка гадәти гаилә кебек тоела. Ләкин Чаллы дәүләт педагогия университетының татар филоллгиясе кафедрасы мөдире, гаилә башлыгы Радик Галиуллин белән сөйләшкәч, аларның бер-берсен хөрмәт итеп, киңәшеп яшәүләренә сокланасың.
Радик Чаллыда туып-үскән егет. Әнисе Сәрия Нәбиулла кызы аны берүзе үстерсә дә, бердәнбер улында ирләргә хас матур сыйфатлар тәрбияли алган. Әнисе эзеннән китеп, бүгенге көндә укытучы булып эшләүче улы шуның өчен аңа һәрдаим рәхмәт укый. Шәһәрдә үссә дә, Радик татар телен, мәдәниятебезне хөрмәт итә. Шуңадыр да гомерен татар теленә, фәненә, мәдәниятенә багышларга булган.
Урта мәктәпне тәмамлагач та, Чаллы дәүләт педагогия институының филология факультетын тәмамлаган, аннары КФУда аспиртантурада белем алган. Эшкә туган шәһәре Чаллыга кайткан. Бүген ул Чаллы дәүләт педагогия университетының филология кафедрасы мөдире. Әлеге уку йортының дәрәҗәле, хөрмәтле укытучыларының берсе. Радик Рамил улы Чаллының мәртәбәле югары уку йортында студентларга ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә үзеннән өлеш кертә алуына горурланып яши. Алия Корбанованың дөньякүләм татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында җиңүе үзе генә ни тора!
Баксаң, аның хатыны Мәрьям дә Радикныкы кебек тормыш юлы үткән икән. Әлмәт районының Иске Абдул авылы кызы Алабуга дәүләт педагогия институтының татар теле, әдәбияты, төрек теле бүлеген, аннары аспирантура тәмамлаган. Ләкин алар белем алганда түгел, ә дусларының туенда очрашканнар.
- Илшат, Ләйсән, мин бер группада укыган идек. Ләйсән белән Илшат дуслашып йөреп, гаилә корырга булдылар. Мин туйда Илшатның шаһиты идем. Ләйсән Мәрьямны чакырган. Шунда танышып, дуслаштык. 3 ел дус булып йөрдек тә өйләнештек, - ди Радик Рамил улы. - Аллаһка шөкер, бу карарбызга үкенмичә гомер итәбез.
Гадәттә малайлар үстергән аналар, улларын өйләндергәндә газизләрен чит кеше белән бүлешергә теләмиләр, аларның өйләнүен бик авыр кичерәләр. "Аллаһка шөкер, әнием мине бреүзе үстерсә дә, бездә андый хәл булмады. Әни моңа әзерләнде. Һәрвакыт минем киңәшчем һәм терәгем булды. Хәзер ул Мәрьям белән икебезнең таянычы һәм терәге. Без аңа икебез дә рәхмәтлебез. Ул тормышбызга кысылмый, акыллы киңәшләре, матур гамәлләре белән ярдәм итеп тора. Сөйләшүләрдә каршылыклы фикерләр килеп чыкса, ул һәрвакыт Мәрьям белән фикердәш. Мин моңа сөенәм генә", - ди Радик.
Радик белән Мәрьям гаиләсендә өч кыз үсә. Аларга Зөһрә, Нәзифә, Зәйнәп исемнәре кушканнар. "Балаларыбызга сөйгәнем белән килешеп мөселман исемнәре бирдек. Аллага шөкер, матур гына үсеп киләләр. Төпчегебез Зәйнәпкә дә бер яшь тулып китте," -ди Радик кызлары белән горурланып.
Ирләр гадәттә малай тууын тели дим язмам героена. "Үзем сабыр, йомшак холыклы булгандыр инде, Аллаһы Тәгалә миңа өч кыз насыйп итте. Мин малай тусын иде теләмәдем, Аллаһыдан балаларым сау-сәламәт булып тусын, үсеннәр дип сорадым. Аллаһка шөкер, теләгем кабул булды. Кызлар үстергән кешеләрнең картлыгы бәхетле була бит. Ни дисәң дә, картайгач ата-ананы күбрәк кызлар карый. Аннары өч кыз үстергән атаның урыны җәннәттә булыр дигәнне дә ишеткәнем бар. Мин малайларны үстерә дә белмәс идем. Кызларны яратып, сөяргә була. Алар мине, мин аларны яратам. Эшкә кочаклап озаталар, кочаклап-үбеп каршы алалар. Кызларыма шундый тәрбия биргәне өчен Мәрьямгә рәхмәтлемен. Мин - бәхетле ир һәм бәхетле әти", - ди ул.
Нинди генә матур гаиләдә дә савыт-саба шалтырамый калмыйдыр, сезнең гаиләдә дуслашуга беренче адымны кем ясый дигән соравыма Радик:
-9 ел яшибез. Аллага шөкер, гаиләбездә зур конфликтлар чыкканы юк. Карышлыклы фикерләр килеп чыкса, Мәрьямда дипломатия көчлерәк. Беренче адымны ул ясый. Хәер, без икебез дә тыныч, сабыр холыклылар. Шуңа күрә кычкырыш-сугыш бездә булганы юк, Аллаһы сакласын. Без кызларыбызга матур үрнәк күрсәтергә тырышабыз. Мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итәбез. Бер-береңне хөрмәт итеп, дус яшәүгә ни җитә?! Бу бит дөньядагы иң зур бәхет. - дип җавап бирде.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр диләр. Әти-әниләре татар телен, мәдәниятен хөрмәт иткән гаиләдә балалар да шундый була. Зөһрә 54нче татар гимназиясенең беренче сыйныфын тәмамлады. "Бәләкәч" балалар бакчасына йөрүче Нәзифә татар шагыйрьләре, аеруча Тукай шигырьләрен оста укый. Бакчада гына түгел, шәһәркүләм чараларда да актив катнаша. Әтисе эшләгән универиситетта Тукай шигырен сөйләп галимнәрне сокландырган иде ул. Бер яшьтә 3 айлык Зәйнәп тә апаларыннан калышмаска тырыша.
Галиуллиннар тулы канлы күркәм һәм күпләргә үрнәк гаилә. Биредә бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп бар эшне бергә эшлиләр. Буш вакытларын елның нинди фасылы булуына карамастан, табигать кочагында үткәрергә тырышалар. Табеев исемендәге яр буенда, урманда йөриләр. Балаларында кечкенәдән үк табигатькә, туган якка мәхәббәт тәрбиялиләр. Бу гаиләдә татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә дә игътибар зур. Тирә-ягыбызда шундый гаиләләр күбрәк булса, җәмгыятебезнең нигезе нык, балалар иманлы, тәүфыйклы, рухи һәм физик яктан сәламәт булыр иде. Галиуллиннар гаиләсе киләчәктә дә бүгенгедәй мәхәббәт һәм тугрылыкны җилкән итеп, күпләргә үрнәк булып, әти-әниләрен, дусларын сөендереп яшәүләрен дәвам итсеннәр. Аларның бәхетенә күз тимәсен, Аллаһы Тәгалә кайгы-хәсрәт күрсәтмәсен.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев