Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәмигъ мәчете төзелеше белән шәһәр хакиме танышты

Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешен активлаштыралар

Дини комплекс төзелешенә финанс ярдәме фонды директоры Уел Хөсәенов әйтүенчә хәзерге вакытта мәчет корылмаларының берсенең диварлары өелгән.

"Соңгы этапта 30 миллион сумлык эш башкарылган. Әле бу бөтен чыгымнар да түгел, чөнки эшләрнең бер өлеше хәйриячелек максатыннан башкарыла. Җәмигъ мәчете төзелә башлаганнан алып өченче подрядчы алмашынган, чөнки мәчетнең нигезенә беренче таш 1992 елда ук салынган иде", — ди фонд директоры.
"Җәмигъ" мәчете Татарстанда иң озын мәчет булыр дип планлаштырылган булган. Сызымнар буенча мәчетнең дүрт манарасының икесе 76 метр булырга тиеш. Чагыштыру өчен "Кол Шәриф" мәчетенең манарасы — 58 метр. Быел мәчетнең диварларын өеп бетерү өчен 244 млн сум кирәк булачак.
 Наил Мәһдиев фикеренчә, бу үз дини кыйммәтләренә хөрмәт белән караулары белән дан тоткан Чаллы һәм Татарстан өчен "күтәрерлек" сумма.

"Бу бит дини объект кына түгел, ә шәһәр үзәгенең бер өлеше дә. Азатлык мәйданын реконструкцияләүне төгәлләдек, алга таба барырга вакыт. Без мәчет төзелешенә меценатларны җәлеп итәргә һәм эш темпларын тизләтергә тырышачакбыз", — диде Наил Мәһдиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев