Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Мигрантларны гына җинаять кылуда гаепләү дөрес түгел»

Эчке эшләр идарәсендә матбугат конференциясе узды.

Чаллыда узган ел мигрантлар катнашында 75 җинаять кылынган. Берсе үлем белән тәмамланган. Җинаятьләрнең 12се җенси характерда. Әмма бу саннар  шәһәрнең криминоген вәзгыятен артык үзгәртми. Чит ил гражданнары тарафыннан кылынган җинаятьләр гомуми статитстикада «чүп» кенә, дип белдерделәр Эчке эшләр идарәсендә узган матбугат конференциясендә. 

«Бездә ничек бит: Чаллыда яшәүче ир-ат көчләү максаты белән бала артыннан подъездга керсә, халыкка бу кызык түгел. Мигрант керсә, видеосын тизрәк интернет челтәрләрендә урнаштыралар. Чит ил кешесе кылган җинаятьне алар авыр кичерәләр. Шәһәрдә, югыйсә, узган ел 8 меңнән артык җинаять кылынды. Уйлап карасаң, шәһәрдә көн саен 1 кеше үтерәләр. Конфликтларның күбесе өйдә тавыш чыгудан башлана», – диде Эчке эшләр идарәсенең миграция сораулары буенча бүлек башлыгы Сергей Викулов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев