Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Микрокредит компаниясеннән зур сумма акча урлаганнар

Чаллыда суд булды.

Чаллы судында микрофинанслау оешмасында мәгълүмати технологияләр җитәкчесе булып эшләгән ир-атны хөкем иттеләр. 2018 елда ул оешмада эшләүчеләр белән сөйләшенеп җинаять кыла. Яшерен рәвештә микрокредит компаниясенең 79 млн 732 мең сум акчасын урлыйлар. Төрле операция һәм сделкалар белән ир-ат 950 мең сумны легальләштерә. Шул рәвешле ул җинаятен яшермәкче була. Тик барып чыкмый...

Ир-ат судта гаебен тулысынча таныды, ди Чаллы судының матбугат хезмәте. Ул җинаятьне тикшерүдә хәтта актив булышлык күрсәткән. Моны һәм җинаять кылган вакыттан шактый вакыт узганны исәпкә алып, суд аңа җиңелчә карар чыгарган. Ирегеннән 3 елга мәхрүм иткән. Ул гомумрежимлы төзәтү колониясендә утырачак. Моннан тыш, 50 мең сум штраф түләргә тиеш.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев