Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Милләтпәрвәр кунак

Кая килгән?

Чаллының Үзәк китапханәсендә Раил Гатауллин белән очрашу узды. Ул – Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, «BELEM.RU» татар мәгарифе порталы җитәкчесе. Башкала кунагы шулай ук «Әдәби марафон» проектына нигез салучы, «Татнет йолдызлары» бәйгесен оештыручы, «ВКонтакте» социаль челтәренең татар теле өлешендә тәрҗемәчеләр координаторы, «Миллион татар» журналының баш мөхәррире буларак та билгеле. 
Раил Гатауллинның яшь буынны милли рухта тәрбияләү, туган тел һәм милли мәдәниятнең киләчәге турындагы фикерләрен ирештерде.  Шулай ук тормышыннан кызыклы вакыйгалар, хатирәләр белән уртаклашты. 
Очрашу дәвамында Чаллы марафончыларының әйдаманы Резеда Гайнетдинова Раил Гатауллинның тормыш һәм иҗат юлына багышланган сораулар бирде. Кунакның мавыктыргыч һәм гыйбрәтле җаваплары залга җыелган иҗат әһелләрендә, тамашачыларда соклану уятты.
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – дигән мәкаль Раил Гатауллинга бик тә туры килә. Киләчәктә дә иҗат һәм хезмәт уңышлары насыйп булсын милләтпәрвәр шәхескә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язучы