«Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә чыгыш ясау өчен гаризалар кабул ителә
«Татар-информ» хәбәр итте.
26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрне җанлы музыка бәйгесендә катнашырга чакыралар. Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә.
«Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а’капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасымы ул – аерма юк. Башкаручылар саны чикләнмәгән. Җыр сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә (һәм хуплана). Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар бәйгедә катнашмый», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.
- Бәйгедә катнашу тәртибе: видеоны интернетка йөкләргә һәм гаризаны тутырырга. «ВКонтакте»дагы сәхифәгә язманы алып куярга (репост).
- 6 – 12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының ВКонтакте төркемендә иң яхшы башкаручыга тавыш бирү оештырыла.
«Бәйгедә иң күп тавыш җыйган катнашучыга партнерлардан бүләкләр биреләчәк, ә оештыручылар тарафыннан сайланган җиңүче(ләр)не 26 апрельдә сәхнәдә чыгыш ясарга чакырачакбыз. Җиңүче(ләр) үз чыгышын Yummy Music белән бергә әзерләячәк һәм «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Ике атна дәвамында аранжировка эшләргә, репетицияләргә йөрергә һәм тере яңгырашта чыгыш ясарга әзер булыгыз», – диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев