Мин татарча сөйләшәм
Рус балаларына татар телен уңышлы өйрәтү өчен алшартларның берсе - алар белән татар телендә төрле кичәләр оештыру, сыйныфтан тыш чаралар үткәрү. Әлеге дәрестән тыш эшләр белем һәм тәрбия бирүдә бердәм процесс буларак дәресләрнең дәвамы итеп бәяләнә. Шуны истә тотып, 28 нче мәктәп укытучылары һәм укучылары ел саен үткәрелүче "Мин татарча...
Рус балаларына татар телен уңышлы өйрәтү өчен алшартларның берсе - алар белән татар телендә төрле кичәләр оештыру, сыйныфтан тыш чаралар үткәрү. Әлеге дәрестән тыш эшләр белем һәм тәрбия бирүдә бердәм процесс буларак дәресләрнең дәвамы итеп бәяләнә. Шуны истә тотып, 28 нче мәктәп укытучылары һәм укучылары ел саен үткәрелүче "Мин татарча сөйләшәм" республикакүләм акциясендә актив катнашалар.
Аның кысаларында мәктәптә бик күп чаралар оештырылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары акциянең барлык этапларында да укучылар белән актив эш алып бардылар. Алар, рус телле балаларда татар телен өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләүдә нәтиҗәле хезмәт куялар.
7нче "А" сыйныфы укучылары мәктәп тирәсендәге җәмәгать урыннарында халык белән аралаштылар. Укучылар урамнан узган кешеләргә татар телендә сораулар бирделәр. Татарча белүчеләргә «Мин татарча сөйләшәм» түштамгасын, татарча белмәүчеләргә - иң киң кулланыла торган татар сүзләреннән төзелгән "Татар телендә синең 150 сүзең" - "Твои 150 слов на татарском" дип аталган сүзлекләр тараттылар. Чара барышын фото һәм видеоязмаларга төшерделәр. Чара бик күтәренке рухта узды.
Шулай итеп, 28 нче мәктәпнең рус телле укучылары «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә катнашып, үзләренең татар телен яратып өйрәнүләрен күрсәттеләр.
Энҗе ЯРМИЕВА,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев