Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Мине хәзер урамда да таныйлар»

ВКонтакте төркемебездә көн саен комментарийларда «Хәерле иртә» теләген язучы Роза Кузьмина белән танышыйк.

Ул тумышы белән Зәй районыннан. Мәктәптән соң медицина юнәлешендә укырга керергә теләсә дә, тулай торак булмау сәбәпле, заводка эшкә урнаша. 30 елдан артык «КАМАЗ»ның Автомобиль заводында ЭВМ операторы булып эшли. 

– Эшем ошый. Көн саен җәяү барам, 10 км-дан да ким булмыйдыр. Ял иткәндә дә ГЭСка яки ЗЯБ бистәсенә барасы булса гына автобуска утырам. Инде 3 еллап йокыдан уяну белән телефонымнан «Шәһри Чаллы»ны укып чыгам, шулай ияләнгән. Дөресен әйткәндә, фаҗига, алдану, җинаятьләр кебек күңелсез темаларны бик яратмыйм, шулай да укыйм. Ә менә сәламәтлеккә кагылышлы бар мәгълүмат та ошый. Әле күптән түгел алма турында укыдым, бик файдалы икән.

Ә иң ошаганы – «Пятачок» һәм Саимә апа Логинова турындагы видеолар. Ул – минем дустым. Аны газетага яздырырга да булдым әле. Аннары кайбер кешеләргә аптырыйм – постларны укып барганнарын беләм. «Нишләп әле мин лайк куйыйм?» – диләр, әллә кызганалар, әллә шулай үпкәсен белдерәләр?! Ә мин куям. Авыр түгел ич.

Комментарий да язам – үзем белгәнне, үзем сынап караганны. Тагын бер ошамаган нәрсә – посттагы хатаны бар кеше күрерлек итеп язулары. Аны бит инде «личка» аша гына да әйтергә була. Шунысы кызык: мин лайк куеп барган язучылар, яисә танылган кешеләр аннары миңа рәхмәт әйтә. «Син безне якын итәсең», – диләр. 

Автобуста, юлда танып алучылар да бар. «Сез бит Кузьмина, әйме?» – диләр. Рәхәт инде. Мин үзем дә кеше белән тиз аралашып китәм. «Пятачок»ка чакырам үзләрен, алайса кайберләре аның барлыгын да белми икән. «Анда бик күңелле, түләүсез, өегездә бикләнеп ятмагыз», – дим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

8

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев