Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә йомгак ясаячак
Яңалыклар тасмасы

Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә йомгак ясаячак

Утырыш Казан Кремлендә булачак

Бүген Казан Кремлендә республиканың 100 еллыгын уздыруга йомгак ясаячаклар. Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрәчәк.

Йомгак ясаудан тыш, чарада 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерлек һәм аны уздыру турында да фикер алышачаклар. Утырышта оештыру комитеты, ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм уздыру комитеты һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы катнашачак.


Нет комментариев