Ул үз исеменнән җибәрелгән хәбәрләргә ышанмаска чакыра.
"Телефоныма үтеп керделәр. "Телеграм" каналында минем исемемнән ялган мәгълүмат җибәрәләр. Иң беренче сорап белешегез. Бу көннәрдә беркемгә дә биремнәр һәм үтенечләр язып җибәрмим. Зинһар, игътибарлы булыгыз", - дип видео яздырды ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
Мошенниклардан ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббәров та зыян күрде. Ул да аның исеменнән юлланган хәбәрләргә ышанмаска сорады.
Нет комментариев