Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миңнефәйрүзә Камалетдинова: «Хуш, балам...»

Махсус хәрби операциядән яраланып кайтып, улы Рәфикъ гүр иясе булды.

 «Шәһри Чаллы» газетасының күркәм традициясе бар – без Яңа ел алдыннан газиз улларын махсус хәрби операциягә озаткан аналар янына барып, бераз гына күңелләрен күреп, бәйрәм белән котлап кайтабыз. Бу юлы да шулай итмәкче идек. Тик...

Былтыр шушы вакытта солдат анасы Миңнефәйрүзә Камалетдинова белән таныштык. Ул улы Рәфикъне 2022 елның 30 сентябрендә хәрби операциягә озатуы турында сөйләгән иде. «Рәфикъ Казанда хәрби өйрәнүләрдә булганда янына еш барып йөрдек. 27 декабрьдә – нәкъ Яңа ел алдыннан Украинага китте. Бик авыр булды ул көннәрдә. Аллаһка шөкер, җаен табып шалтыратып тора. Артык сүз әйтми инде, «Мин исән, әни! Борчылма!» дип тынычландырырга тырыша», – дип әйткән иде ул безгә. 

28 мартта безнең газета «Пятачок» концерты оештырды. Иганәчеләр ярдәме белән СВОдагы хәрбиләрнең аналарына билетлар алып, без шуларны өйдән-өйгә таратып йөрдек. Миңнефәйрүзә апа янына үзем бардым.  

– Улым Самарада госпитальдә ята әле. Хезмәт иткән җирендә төнлә штурмга чыккач аягына пулеметтан атканнар. Бик күп кешеләрен югалтканнар, командирлары да үлгән. Рәфикъны Донецкидан Ростов-на-Дону шәһәренә вертолет белән озатканнар. Биредә өч көн хастаханәдә ятканнан соң, Самарага җибәргәннәр. Аягына ничә операция ясадылар инде. Хәзер тернәкләнү уза, алай да аягына баса алмый әле, култык таягы белән әкрен генә йөри, – дип сөйләгән иде ул. 

Үзенә билетлар тапшыргач, бик сөенгән иде. «Әзгә генә булса да онытылып, матур концерт карап кайту – әйтеп бетерә алмаслык шатлык. Хезмәттә булган газизләребез дә безнең боегып утыруны теләми», – дип күз яшьләре аша рәхмәт әйткән иде. Бу юлы да хәлләрен белеп кайтырга уйладык. Һәм Миңнефәйрүзә апаның телефонын җыйдым.

– Ии, Гөлия... Рәфикъне озаттык бит... (тынлык урнашты) Китте балам, мәңгелеккә китте! – диде Миңнефәйрүзә апа. – Аяклары чәрдәкләнеп беткән иде. Яралы килеш монда кайтып дәвалау курсы да үтеп йөрде. Йөрәге түзмәде газиземнең... Йөрәге чыдамады! 15 апрельдә 36 яшь тулган иде... Сентябрьдә инде гүр иясе булды. Бөтен йолаларга туры китереп ашын уздырдык, Аллаһ разый кылсын! Улымның урыннары җәннәт түрләрендә булсын! Ә инде барлык солдат аналарына бер генә теләгем: сабыр итеп, догада булып, газиз улларыгызны исән-сау каршы алырга язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев