Миңнеханов һәм Зубов Казанда кулланучылар кооперациясе һәм «Агроидел» форумын ачты
«Татар-информ» хәбәр итте.
Татарстанда «Агроидел-2026» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы башланды. Ачылу тантанасы бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.
«Сезне Татарстанда ике зур чараны ачу тантанасында сәламлибез. Алар сезнең өчен бик файдалы булыр дип ышанам», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук «Агроидел»дә Россиянең башка төбәкләре һәм чит ил компанияләре, ә форумда Россия һәм чит ил кулланучылар кооперациясе оешмалары катнашуын билгеләп үтте.
РФ Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге рәисе Дмитрий Зубов форумның Россия кулланучылар кооперациясенең – 195, Татарстан кулланучылар кооперациясенең 110 еллыгына багышлануын әйтте.
РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин Татарстанга бик теләп килүен искәртте. «Кооперация форумы - искиткеч чара. Һәм, әлбәттә инде, «Агроидел» илнең авыл хуҗалыгы производствосын популярлаштыруга һәм үстерүгә, яңа технологияләр белән таныштыруга бәйле төп күргәзмә чараларының берсе булып тора», – диде ул.
Разин форум һәм күргәзмә узган көннәр (8-10 июль) бай һәм аграр предприятиеләрнең киләчәктәге үсеше өчен конкрет нәтиҗәләр бирәчәгенә ышаныч белдерде.
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары шулай ук чараларны бик яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Һәрвакыттагыча, Казан югары дәрәҗәдә. Бирегә килүебезгә шатбыз. Мондый мөһим чарада катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт», - дип сүзен төгәлләде ул.
Тантанада шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов катнашты.
Соңыннан 2026-2030 елларга Татарстан, Россия Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге һәм Татарстан кулланучылар берлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Фото «Татар-информ»нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев