Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минзәлә юлында хатын-кыз аркасында 4 машина бәрелеште

Зыян күрүчеләр бар.

Минзәлә районы юлында каты авария булды. Чаллыга таба юл тотучы 30 яшьлек хатын-кыз фураны узып китмәкче булып, каршы полосага чыга. Анда йөк машинасы белән бәрелешә. Йөк машинасы газельга килеп менә, газель «Фольксваген Тигуан»га тия. Берьюлы 4 машина бәрелешә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә хатын-кыз - «Хонда Цивик» автомобиле хуҗасы - зыян күрә: башы җәрәхәтләнә, умыртка баганасының муен өлеше сына. 19 яшьлек пассажирының да кабыргалары һәм уң аягы сына. 

Владимир өлкәсеннән 47 яшьлек газель йөртүченең башы, күкрәк өлеше һәм аягы имгәнә. Авариядә зыян күргәннәрне Чаллының ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озаттылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте