Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минзәлә районында коточкыч авария

Анда ике кешенең гомере өзелгән.

 

Бүген "Волга" М7 трассасының 1079 нчы километрында юл-транспорт һәлакәте булды. 

Иртә белән булган фаҗиганең сәбәпләрен ДАИ инспекторлары тикшергән. 

Юл-транспорт һәлакәте иртәнге җиде тулганда була. Аның сәбәпчесе - "Лифан" автомобиленең 38 яшьлек йөртүчесе.  

 Якынча мәгълүматлар буенча, ул югары тизлектә барганда идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм "Газель" машинасына барып кергән. 

Авария нәтиҗәсендә үзе һәм  45 яшьлек пассажиры һәлак булган.

"Газель" йөртүче хастаханәгә озатылган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте үлем-китем