Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минзәлә районы Тулбай авылында бәйрәмгә дип, карга боткасы пешерделәр - ФОТОЛАР

Ураза бәйрәме уңаеннан шәһәребездә күп кенә чаралар үткәрелде. Шул исәптән авылларда да бәйрәмчә табыннар әхерләделәр, бала-чага өчен уеннар оештырылды.

- Минзәлә районы Тулбай авылында гаеткә бик күп авылдашларыбыз килгән иде, шәһәрләрдән ул-кияүләребез кайтты. Бу, әлбәттә, бик сөенечле күренеш. Тулбайның уңган кызлары-киленнәре коймак-шәңгәләр белән бәйрәм өстәле әзерләделәр. Аннан балаларга да тәмле "карга боткасы" пешерделәр. Яңа төзелгән спорт мәйданчыгында күп кенә уеннар уйналды.

Дөньялар тыныч, табыннарыбыз мул, күңелләребез бүгенге кебек бәйрәмчә көр булсын иде, - дип хат юллады безгә укучыбыз Светлана Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев