Мирһади Разов белән әдәби очрашу узачак
Яңалыклар тасмасы

Мирһади Разов белән әдәби очрашу узачак

Чарада каләм ияләре һәм хезмәттәшләре Факил Сафин, Рәшит Бәшәр катнашачак.

22 октябрь көнне 14:00 сәгатьтә Чаллы Үзәк китапханәсендә шагыйрь Мирһади Разов белән әдәби онлайн-очрашу узачак. Очрашуны трансляцияләү берничә мәйданчыкта алып барылачак: библиотека-челны.рф  сайтында, «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә һәм Яр Чаллы китапханәсенең рәсми YouTube-каналында. Чарада каләм ияләре һәм хезмәттәшләре Факил Сафин, Рәшит Бәшәр катнашачак.

Мирһади Разов – шагыйрь, журналист, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, 500дән артык җыр авторы, ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев